news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә 12 яшьлек кызны көчләгән кешене хөкем иттеләр

Җинаятьче баланы кыйнаган, көчләгән, планшетын һәм алтын алкаларын тартып алган.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Зәйдә 12 яшьлек кызны көчләгән кешене 17 елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу турыда Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

12 апрельдә 31 яшьлек исерек ир таныш булмаган кызны өенә көчләп алып кайткан. Бу кеше баланы икенче көн иртәсенә кадәр җибәрми тоткан. Җинаятьче кызны кыйнаган, көчләгән, планшетын һәм алтын алкаларын тартып алган.

Суд бу ир-атны "Көчләү", "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре", "Талау" маддәләре буенча, 17 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Шуннан соң тагын 1,5 ел дәвамында аның иреге чикле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot