Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зөянең Успение чиркәве ЮНЕСКО мирасы исемлегенә керер дип өметләнәм – Элеонора Митрофанова
Татарстанның Зөя утравындагы борынгы объектны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә дәгъва иткән гаризасы быел июль аенда тикшереләчәк.
(Казан, 16 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Быел июль аенда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясендә Татарстанның Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение чиркәвенең язмышы хәл ителәчәк.
Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова сүзләренчә, Зөя утравындагы төп тарихи һәм мәдәни һәйкәлнең Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе өчен бөтен мөмкинлекләр бар. “Комитетка тапшырылган документларда Зөя утравы һәм Успение чиркәве турында тулы мәгълүмат тупланган, гариза дөрес тутырылган. Шуңа күрә тарихи объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керер дип өметләнәм. Ләкин бүген дөньядагы сәяси вакыйгаларны да онытырга ярамый. Шул сәбәпле, Успение чиркәве, һичшиксез, ЮНЕСКО исемлегенә кабул ителер, дип кистереп кенә әйтеп булмый”, – дип тә кисәтте Элеонора Митрофанова бүген Казанда “Яңарыш” фондының Попечительләр һәм Административ советларының еллык эшчәнлегенә багышланган утырышта.
Утырыш Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу "Яңарыш" республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев рәислегендә үтте.
2016 елга кадәр Элеонора Митрофанова ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиле вазифасын башкарды. Минтимер Шәймиев аңа, Татарстанның Болгар шәһәрчеге музей-тыюлыгын ЮНЕСКО исемлегенә керткәндә күрсәткән ярдәме өчен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“2015 елда Татарстанга Болгар музей-тыюлыгына ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы билгесен тапшырырга килгән идем. Болгарны элек тә күргәнем булды, шуңа күрә бүгенге башкарылган эшләрдән соң, чагыштыра алам. Болгар шәһәрчегендәге үзгәрешләр, андагы халык агымы шаккатыра. Зөя утравында да шул ук хәл - кайчандыр ташландык хәлдә булган тарихи урынны хәзер танырлык түгел. Узган алты ел эчендә “Яңарыш” фондының Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрен бөтен нечкәлекләрен белеп төзекләндерүе ЮНЕСКО һәм Россия белгечләре тарафыннан югары бәя алды”, – диде Элеонора Митрофанова.
Ул шулай ук Татарстанның ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек итү, җирлекнең тарихи һәм мәдәни объектларын саклау, таныту тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләре өчен файдалы булуын искәртте. “Татарстанда тарихи объектларны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен зур тырышлыкны Минтимер Шәймиев куя”, – диде Россия Чит ил эшләре министрлыгы вәкиле.
Элеонора Митрофанова сүзләренчә, бүген, 10 ел элеккегә караганда, ЮНЕСКО исемлегенә эләгү шактый кыенлашты, моңа оешманың финанс кыенлыклар кичерүе дә йогынты ясый. Дәгъва итүчеләргә исә җитди фәнни-тикшеренүләр үткәрергә, башка шундый ук йөзләгән объектлардан аермалы буларак, үз объектларының тарихи кыйммәтен дәлилләргә кирәк. “Хәзерге вакытта ЮНЕСКО исемлегендә 1135 объект исәпләнә. Әмма әле исемлеккә керү белән генә эш бетми. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булу – зур җаваплылык. Ул объектны саклый белергә, даими рәвештә хисап бирергә, финанс чыгымнары тотарга кирәк. Россиядә тиешле законнар булмавы да моңа комачаулык итә. Россия Дәүләт Думасында мәдәни мирас объектларын саклауга кагылышлы закон проекты карала башлады. Әмма бу өлкәдә комплекслы эш таләп ителә, андый объектлар җәмгыять тормышының бер өлеше булырга тиеш. Шул вакытта гына алар зөбәрҗәт ташыдай нурлар чәчеп балкып торырлар”, – дигән фикерен белдерде Элеонора Митрофанова.
“Яңарыш” фондының башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Зөя утравының Успение чиркәвендә 2016 елда җитди төзекләндерү эшләре башкарылуын әйтте. “Успение чиркәвенең нигезе ныгытылды, тәрәзәләре яңартылды, Мәскәүнең фәнни-төзекләндерү идарәсе белгечләре диварлардагы борынгы нәкыш үрнәкләрен яңартты, аларда моңа кадәр югалган дип уйланган күп кенә күренешләр ачылды”, – диде Татьяна Ларионова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз