Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен халыкара конференциядә өйрәнәчәкләр
Зөя буйлап һәм аның тарих музеена экскурсияләр оештыру да ниятләнә
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә Мәдәният елы уңаеннан, 14-15 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Конференциянең максаты — Зөянең тарихи-архитектур һәм рухи мирасын өйрәнү, аны саклау, төзекләндерү ысулларын булдыру.
Чарада идарә органнары вәкилләре, Россия һәм чит ил белгечләре, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне өйрәнү, саклау, төзекләндерү буенча экспертлар, академик институтлар һәм югары уку йортлары галимнәре, музейлар хезмәткәрләре, православие руханилары һ.б. катнашуы көтелә.
Фәнни-гамәли конференцияне 14 ноябрьдә көндезге 10 да тантаналы рәвештә ачу планлаштырыла. Ул ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында узачак. Пленар утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевнең катнашуы көтелә.
Чара кысаларында, “Зөянең Успение соборы һәм Троица чиркәве: православие архитектурасы һәм рухи мәдәният һәйкәлләре комплексы” темасына түгәрәк өстәл уздыру, Зөя буйлап һәм аның тарих музеена экскурсияләр оештыру да ниятләнә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз