news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөядә «Свияжская уха-2017» аш-су фестивале уздырыла

Фестивальдә катнашучылар тарафыннан әзерләнгән иң тәмле балык шулпасы сайлана.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Зөядә «Свияжская уха-2017» аш-су фестивале уза. Чараны «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ленивый торжок» ассоциациясе уздыра. Фестивальдә катнашучылар тарафыннан әзерләнгән иң тәмле балык шулпасы сайланачак.

Фестиваль иртәнге 8 дә башланган иде. Ул Татарстанның Балык тоту спорты федерациясе тарафыннан оештырылган. Балыкчылар арасында "Иң күп балык тотучы", "Беренче балык", "Бик күп вак балык", "Иң зур яки сирәк балык" ярышлары оештырылды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.

Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, фестиваль иҗади коллективлар чыгышы, Урта гасырлар биюләре буенча мастер-класс һәм төрле бәйгеләр белән дәвам итә. Кич белән Урта гасырлар сугышы һәм утлы тамаша көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot