news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөядә су күтәрелү сәбәпле, Буа районында ике күперне су баскан

Кыят торак пункты янында су күтәрелү биеклеге 30 см, ә Черки Килдураз авылы янында 54 см тәшкил итә.

Зөядә су күтәрелү сәбәпле, Буа районында ике күперне су баскан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Зөядә су күтәрелү сәбәпле, Буа районында ике күперне өлешчә су баскан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республиканың Буа районында ике күперне су басуы турындагы хәбәр бүген 7.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килгән.

Урында билгеләнгәнчә, Кыят торак пункты янында су күтәрелү биеклеге 30 см, ә Черки Килдураз авылы янында 54 см тәшкил иткән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, әйләнгеч юллар, шулай ук халык тормышы өчен тәэмин ителеш (янгынга каршы, азык-төлек һәм медицина) мәсьәләләре каралган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100