Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөядә Россиядә беренче археологик агач музее ачылды
Минтимер Шәймиев мондый музейны беркайчан да күргәне булмавын әйтте.
(Зөя, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды.
Музей ачылышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев; "Зөя бөтендөньяга билгеле утрауга әйләнде. Биредә музейлар күп. Узган ел монда ярты миллион турист булган”, - диде.
Татарстанның беренче Президенты мондый музей күргән юк иде диде. “Боларның барысын да безнең белгечләр, галимнәр ясады”, - диде ул.

ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова өченче тапкыр Зөягә килүен белдерде. “Болгар белән Зөя Татарстанның географик картасында нокта гына түгел, алар – маяклар”, - дип билгеләде ул.
Аның фикеренчә, утрау-шәһәрлектә яңа музей ачылу – ул мәдәни мирасны саклауга өлеш кертү.

Музей “Экспозиция” һәм “Археологик казу” бүлекләреннән тора. 900 квадрат метр мәйданда XVI — XVIII гасырлар урталарында агач шәһәр корылмалары күзаллана.
Экспозициядән тыш 2,4 мең агач эшләнмә ачык фондларда саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз