news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөядә “Изге җырлар”/ “Священные песни” дип аталган хор музыкасы фестивале була

Шәһәрнең тарихи музеенда да чаралар узачак

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 1 ноябрь көнне Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрчегендә “Изге җырлар”/“Священные песни” дип аталган хор музыкасы фестивале була. Чара ТРның туристик брендын үстерү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, ул “Вакыйгалы туризм” программасы кысаларында оештырыла.

Фестивальнең концерты көндезге 1 дә “Всех скорбящих Радость” соборында узачак : ул үзенең яхшы акустикасы белән аерылып тора. Монда уздырылган “Иман моңы”/“Музыка веры” фестивале тамашачыларда бик зур кызыксыну уята һәм оештыручылар фестивальнең яңасын да биредә үткәрергә ниятли.

Чарада Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, Зөянең “Богородица-Успение” монастыре ир-егетләр хоры, Лаеш шәһәреннән дини музыка ансамбле һ.б. катнашуы көтелә.

Шулай ук, фестивальгә Ижевск шәһәреннән дә кунаклар киләчәк. 

Моннан тыш, көндезге 12дә Зөя тарихи музеенда Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы музыка квартетының да чыгыш ясавы көтелә, дип "Татар-информ"га хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot