news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөядәге иконалар татар халкын христиан диненә күчерүне күздә тотып эшләнгән - тарихчы

Тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев әйтүенчә, утрау-шәһәрчек чиркәүләрендәге образлар мөселманнарга да каршы килми торган итеп эшләнелгән.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Зөя утрау-шәһәрлегендәге иконографик программалар мөселманнарны христиан диненә күчерү максаты белән дә эшләнгән. Бу хакта  Казан дәүләт мәдәният институтының фән буенча проректоры, тарих фәннәре кандидаты, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында белдерде.

Зөя утрау-шәһәрлеге ЮНЕСКОның халыкара мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин. Тарихчы әйтүенчә, Зөя утрау-шәһәрлегенең бу исемлеккә керү ихтималы зур, чөнки ул үзенчәлекле объект булып тора. 

"Белгечләр Зөяне карагач, халыкара әһәмияткә ия дип әйттеләр. Бу зур нәтиҗә, шулай булмаса, аны комитетта, гомумән, карамыйлар. Билгеле, анда консервация, реставрация проблемалары бар", - дип сөйләде Рафаэль Вәлиев.

"Успение чиркәвендәге фрескалардагы күренешләр мөселманга да, христианга да ярый торган. Әйтик, анда байлыкка омтылган, аракы эчү белән бәйле күренешләр юк. Нигә дигәндә, менә шушы иконографик программаны төзегәндә, монда күбрәк безнең татар халкын, фин-угор халыкларын христиан диненә күчерү максатыннан эшләгәннәр. XVI гасырда шушы иконографик программаны православие образларын гына түгел, Европадагы католик илләрнең образларын да белгән рәссамнар эшләгән. Шуңа күрә Успение чиркәве ул христиан иконографикасы гына түгел. Мин аны үземчә “Мәдәниара багланышлар үзәге” дип әйтәм, бер мәдәниятне генә түгел, ә бөтен мәдәниятләрне да хөрмәт итү урыны", -диде Рафаэль Вәлиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100