Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөя утрау-шәһәрлегендә тематик сквер барлыкка киләчәк
ТР Президенты тарафыннан 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде; быел Зөядә һәм Болгарда яңа скверлар булыр дип уйлыйм, ди М.Шәймиев
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). “Яңарыш” республика фонды инициативасы буенча Зөя утрау-шәһәрлегендә Елга вокзалы мәйданында тематик сквер хасил булачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белдерде.
“Яңарыш” республика фондының бишьеллыгы кысаларында, бүген Минтимер Шәймиев Зөя тарихы музее экспозициясенең икенче өлешен ачуда катнашты. Чара башланганчы, ул булачак сквер урынын карады. “ТР Президенты тарафыннан 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел Зөядә һәм Болгарда яңа скверлар булыр дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды бу скверлар концепциясен эшләгәндә, аларның тарихи, мәдәни һәм ландшафт үзенчәлекләрен исәпкә алалар. ТР Дәүләт киңәшчесе сөйләвенчә, Татарстан Президентының попечительлек советлары булдыру һәм шәһәр паркларын эре предприятиеләргә беркетү карары нигезендә, Зөя утрау-шәһәрлеге өчен “Майский” совхозы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев рәислегендә попечительлек советы оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз