news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел бәйрәмнәрендә утлы шоу күрсәтеләчәк

1-10 гыйнварда Зөя утравында "Никита Стрелец һәм Сөембикә ханбикә турында әкият" бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге Яңа ел ялларына бәйрәм программасы әзерләгән. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утрауның “Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексы 1-10 гыйнвар көннәрендә “Никита Стрелец һәм Сөембикә ханбикә турында әкият” дип аталган программа тәкъдим итә. Анда тамашачылар батырлар көрәшендә, тылсымлы эстафетада, уеннарда катнаша алачак. Кунакларны кайнар чәй белән дә сыйлаячаклар.

Бәйрәм программасы 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә башланачак. Ә 1, 2 һәм 7 гыйнварда кичке якта, 16.00 сәгатьтә, утлы шоу да күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100