news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөя утрау-шәһәрчегенә тарихи комплексның туган көненә чакыралар

Бәйрәм 28 июль көнне 17.00-23.00 сәгатьләрдә үткәрелә.

Зөя утрау-шәһәрчегенә тарихи комплексның туган көненә чакыралар
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Бу шимбәдә, ягъни 28 июльдә, Зөя утрау-шәһәрчегендә “Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексының туган көне” уздырыла. Бәйрәм “Тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге” ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. 

Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрчегендә күңелле һәм кызыклы вакыйгалар җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.

Шимбә көнге "Туган көн" бәйрәмендә Урта гасыр хәрбиләре, осталар ярминкәсе, иҗади һәм бию мастер-класслары һәм өлкәннәр, балалар өчен күпсанлы күңел ачу чаралары булачак. Кояш баеганнан соң кунакларны факеллар яктысында “Фолк Фикшн” төркеме һәм әкияти фаер-шоу көтә.

Бәйрәм чарасы 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук 17.00 - 20.00 сәгатьләрдә күңел ачу, бию буенча мастер-класслар, уеннар оештырылачак.

Өстәмә мәгълүматларны 8-987-063-13-64, 8-917-265-65-47, 8-987-003-07-47 телефоннары аша алырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100