news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөя утрау-шәһәрчеге янында аек булмаган ир-ат батып үлгән

Ир-атның мәетен Щука елгасында утраудан җитмеш метр ераклыкта табып алганнар.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Зөя утрау-шәһәрчеге янында исерек ир-ат баткан. Бу хакта “Татар-информ”агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бердәм 112 бердәм номерына кичә көндез Зөя һәм Щука елгалары кушылган җирдә ир-ат батуы турында хәбәр алынган. Яшел Үзән районының 57 яшьлек аек булмаган кешесе ярдан җиде метрлап йөзеп кергәч, су төбенә киткән. Урынга 2нче янгын сүндерү-коткару зона водолазлары килгән. Алар ир-атның мәетен Щука елгасында утраудан җитмеш метр ераклыкта табып алганнар.

Ул урында коенырга ярамау турында аншлаг урнаштырылган булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100