news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музее Россия Дизайнерлар берлеге бәйгесендә Гран-при яулады

Музей экспозициясе өстендә «Әйбәт» дизайн студиясе белән Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы хезмәткәрләре эшләгән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музее Россия Дизайнерлар берлеге оештырган «Россия Викториясе» бәйгесендә «Экспо-дизайн» номинациясендә Гран-при яулады. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей экспозициясе өстендә «Әйбәт» дизайн студиясе белән Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы хезмәткәрләре берлектә эшләгән. Авторлар коллективы «“Зөя утрау-шәһәрчеге” дизайн-проектын эшләп, музей экспозицияләре комплексын булдырган өчен» бүләккә лаек була.

Быел бәйгедә Мәскәү, Новосибирск, Санкт-Петербург, Воронеж коллективлары катнашкан. 

Зөя утравындагы тарихи комплексның дүрт бинасында музей экспозицияләре 2012-2015 елларда ачылды. 2015 елда Тарихи һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет президенты Густаво Араос та Зөя утраучыгында булган вакытта музей экспозицияләре дизайнын югары бәяләгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100