news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы Казанда футбол темасына мастер-класслар үткәрде

Дөнья чемпионаты башланганнан бирле, Зөягә килүче чит ил туристлары саны арткан.

“Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы Казанда футбол темасына мастер-класслар үткәрде
Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы IT-паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә интерактив программа белән чыгыш ясады. Ул футбол тематикасына багышланган иде.

Чүлмәкче балчыктан туп ясады, аны утта да яндырды, үрү остасы тал ботакларыннан туп үрде. Моның серләрен мастер-класста катнашучыларга да сөйләделәр. Аннары коймак белән сыйладылар.

Чүлмәкче Евгений Иванов 30 елдан артык шушы эш белән шөгыльләнүен әйтте. “Мин 2009 елда Түбән Новгородтан Зөягә күченеп килдем. 90 нчы елларда оешкан җинаятьчел төркемгә эләкмәс өчен чүлмәкче булырга теләдем. Минем бөтен сыйныфташларым төрле группировкаларда иде, мин дә әздән генә эләкми калдым. Зөягә күп кенә осталарны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чакырган иде. Хәзер шунда яшибез, эшлибез”, - диде.

Евгений Иванов балчыктан тупны күзләрен бәйләп ясады. “Мин укучыларымны да шуңа өйрәттем”, - диде. Евгений Иванов эшләнмәләрен Россия шәһәрләренә дә, чит илләргә дә сатуга чыгара. Кытайда бәйгеләрнең берсендә аңа тиңнәр булмаган, гәрчә Кытай осталарын ул бик булдыклы дип атады.

“Витязь” хәрби-тарихи клубы вәкилләре Никита Шмарин, Динар Фәрхетдинов борынгы заман хәрбиләре ролендә кылыч белән сугышып күрсәттеләр. Хәрбия киемнәре турында сөйләделәр. Сугышчылар үзләрендә 15 кг авырлыктагы әйберләр булуын әйтте. Хәрби киемнәр, саклаучы шлем, көбә, калкан, кылычны исәпкә алсаң, шул кадәр авырлыкка җыела. Никита Шмарин барлык мөһим органнарны пластиналы көбә саклап торуын белдерде. Шлемнары ике төрле – сегментлардан җыеп ясалганы да, тоташы да бар. “Бүген мондый хәрби киемнәрне Йошкар-Ола, Мәскәү, Казанда да ясаучы осталар бар”, – ди ул. Калканнарны егетләр үзләре ясавын әйтте. “Татарстанны күрсәтергә теләп, “Витязь” клубы символы буларак та, калканнарны милли орнаментлар белән тышладык”, - дип белдерде. Милли музей каршында эшләүче клуб вәкилләре соңгы вакытларда Зөядә дә эшләүләрен әйттеләр.

Музей-тыюлык директорының үсеш буенча урынбасары Алла Елисеева Чемпионат башыннан Зөягә килүчеләр артканын әйтте. “Күбрәк чит илдән килүчеләр артты. Инглиз телендә экскурсияләргә заказ биреп, утрау тарихы белән танышалар, мастер-классларда катнашалар”, - дип ул утрауда ЮНЕСКОга кергән Успение соборы, рәссам Геннадий Архиреев музее, Гражданнар сугышы музее, Зөя тарихы музее һәм башкалар булуын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100