Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөя утрау-каласындагы аерым объектларны төзекләндерүне финанслау системасы билгеләнде
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Зөя утрау-каласындагы аерым объектларны төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Зөя утрау-каласындагы объектларны төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Салихов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР финанслар министрының беренче урынбасары – Татарстан Казначылык Департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе башлыгы Рәшит Нуруллин, Баш инвестицион-төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Усманов, “Предприятиеләрне, биналарны һәм корылмаларны проектлаштыру, исәпләү техникасы һәм информатика буенча Баш институтның техника директоры Адель Хөснетдинов һәм “Татар махсус фәнни-төзекләндерү идарәсе” ААҖте генераль директоры Юрий Егорушкин катнаштылар.
Киңәшмәдә Зөя һәм борынгы Болгар шәһәрләрендәге мәдәни һәм тарихи объектларны финанслау системасы билгеләнде. Минтимер Шәймиев очрашуда әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә борынгы Болгар һәм Зөя каласындагы объектларда төзекләндерү эшләре җәелгән, һәм бүген бу эшләрне финанслау мәсьәләсен хәл итү принципиаль мәсьәләгә әйләнә. Тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия булган объектларны төзекләндерү эше төрле чыганаклардан – федераль, республика бюджетыннан һәм хәйриячеләр ярдәме белән финансланачак. Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды бу акчаларны Рәшит Нуруллин җитәкчелегендәге Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә юнәлтәчәк. Идарә, үз чиратында, тарихи һәм мәдәни объектларны финанслаячак. “Тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия булган объектлар республика бюджетыннан финанслана торган башка объектлар кебек финансланачак. Республиканың Баш инвестицион-төзелеш идарәсе финанслауның риясызлыгын һәм сыйфатлылыгын тәэмин итәргә тиеш булачак. Финанслардан максатчан файдалануны Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы каршындагы Казначылык департаменты контрольдә тотачак”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Киңәшмә кысаларында “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-каласы” комплекслы проектын тормышка ашыру кысаларында Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды һәм Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе арасында Зөя утрау-каласындагы аерым объектларны төзекләндерүгә караган генераль килешү төзелде. Бу килешүне фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм идарә башлыгы Рәшит Нуруллин имзаладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз