Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Зөя калкулыклары” Россиянең иң яхшы тау чаңгысы курортлары унлыгына кергән
Савино авылындагы курортта ел саен 200 мең тирәсе турист була.
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Казан янәшәсендәге “Зөя калкулыклары” кышкы ял өчен Россиянең иң яхшы тау чаңгысы курортлары унлыгына кергән, дип хәбәр итә Турстат агентлыгы.
Рейтинг 2017 – 2018 елларда Россиянең иң яхшы тау чаңгысы курортлары арасында төзелгән.
Савино авылындагы “Зөя калкулыклары” курортында ел саен 200 мең тирәсе турист була.
Беренче урында Кемерово өлкәсендәге Шерегеш , икенче урында Сочидагы “Роза Хутор” һәм Мәскәү өлкәсендәге “Сорочаны” өченче урында тора.
Татарстандагы “Зөя калкулыклары” курорты рейтингта 10нчы урынны тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз