news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй заводына 18,5 тонна чимал китерелгән

Шикәр чөггендеренең 1625 тоннасы эшкәртелгән.

(Зәй, 27 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр заводы 25 августта шикәр кайнату сезонын башлады. Предприятие кагат кырына барлыгы 18545 тонна чимал китерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шикәр чөггендеренең 1625 тоннасы эшкәртелгән. Пычраклылык 7 процент, шикәрлелек  14 процент тәшкил итә. Быел, узган елга караганда, әлеге күрсәткечләр яхшырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot