Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй үзәк дәваханәсендә балалар корпусы ачылды
Зәйдә район үзәк дәваханәсенең моннан илле елдан артык элек төзелгән бинасы, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп, балалар корпусы итеп үзгәртеп коры
(23 декабрь, Казан, "Татар-информ", "Зәй офыклары" газетасы, Николай Шамионов).Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашында үткән тантана зәйлеләр өчен зур бәйрәмгә әверелде. Халык балалар дәваханәсен Яңа ел бүләге буларак кабул итте, дип яза район газетасы.
Шунысын да әйтик, элек балалар медицина учреждениеләре шәһәрнең төрле бистәләрендә урнашкан иде. Хәзер алар бер түбә астына җыелды. Балалар корпусы үз эченә сменага 140 баланы кабул итә алучы поликлиника, тәүлек әйләнә эшләүче стационар (18 урын) һәм көндезге стационар (28 урын) , сменага 82 авыруга хезмәт күрсәтүгә сәләтле стоматология поликлиникасын ала. 2300 квадрат метрдан артык мәйдан биләгән дәваханәдә балалар табиблары, тар белгечләр өчен барлык шартлар булдырылган.
Төзекләндерү эшләре өчен республика бюджетыннан 111 миллион сумнан артык средстволар тотылган. Шунысы мөһим – дәваханә өр-яңа медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Алар бирегә 26 миллион сумлык кайтарылган. Яшь зәйлеләргә биредә медицина хезмәтен 80 белгеч күрсәтәчәк, шуның 14е – табиб. 49ы - урта медицина хезмәткәре.
Адел Вафин объектка югары бәя бирде. "Зәйдә “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” программасы тулысынча тормышка ашырыла. Бу - сәламәтлек саклау өлкәсендә ныклы адымнар белән алга китү. Районда тармакны модернизацияләү алга таба да дәвам итәчәк", - диде ул, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз