news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй яшьләре үзенчәлекле чемпионат үткәргән

“Спортның офис төрләре буенча чемпионат” дип аталган ярышларда төрле оешма, компания яшьләреннән торган 10 команда көч сынашты.

(Зәй,  5 апрель, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәй яшьләре, спортның яңа төрен уйлап, үзенчәлекле чемпионат үткәрде, дип яза район басмасы.

Аны районда игълан ителгән Балалар һәм яшьләр елы кысаларында яшьләр эшләре идарәсе белгечләре оештырды. “Спортның офис төрләре буенча чемпионат” дип аталган ярышларда төрле оешма, компания яшьләреннән торган 10 команда көч сынашты.

Башка спорт уеннарыннан аермалы буларак, әлеге чемпионатта катнашучыларга банк карталарын кәрзингә ыргытып та, компьютер “тычканы” белән йөгерү осталыгын да күрсәтергә туры килде. Шулай ук командалар футбол, керлинг, боулинг уеннарын да читкә куймады. Үзенчәлекле ярыш динамикалы, креатив булуы белән тамашачылар, җанатарлар игътибарын яулады.

- Без бу чемпионатны оештыруда эшче яшьләр арасында команда рухын күтәрүне, төрле оешма яшьләренең аралашуын, якынаюын, корпоротив культураны үстерүне, яшьләрне үзенчәлекле ял итү юлларына тартуны максат итеп куйдык. Беренче коймак төерле була, диләр, әмма ярыш бик тә кызыклы килеп чыкты, бик динамикалы булу нәтиҗәсендә җитешсезлекләр бөтенләй дә сизелмәде. Алга таба да без чемпионатны тагын да баетып, традициягә әйләндерү турында уйлыйбыз, - ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова.

10 команда арасында безнең “Зәй-ТВ” телерадиокомпаниясе яшьләре дә “Пятница” исеме астында уңышлы чыгыш ясады.

- Уеннарда катнашу иҗади якын килүне соравы белән безгә аеруча ошады. Ярышлар барышында гына нәрсәне ничек итеп отышлы башкаруны уйлау команда рухын күтәрә, - дип уртаклашты журналист Ольга Степанова белән телеоператор Юлия Казамарова.

Ә чемпионат нәтиҗәсенә килгәндә, беренче урынны - хакимият яшьләреннән торган “Гвозди”, икенче урынны “Тату гаилә” балалар бакчасы коллективының “Ералаш”командалары яулады, өченче урынны “Техно” белән “Офисный планктон” (“Ялкын” балалар-яшүсмерләр клубы) бүлеште, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100