news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй яшьләре “Әйдаманнар өчен диктант” Бөтенроссия акциясенә кушылды

Эшләр акцияне оештыручыларга почта белән җибәрелә.

Зәй яшьләре “Әйдаманнар өчен диктант” Бөтенроссия акциясенә кушылды
zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/aktsiyag-zy-yashlre-d-kushyldy

(Зәй, 31 март, "Татар-информ",  "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Россиянең 50 төбәгендә “Әйдаманнар өчен диктант” Бөтенроссия акциясе узды, анда Зәй яшьләре дә кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Акцияне студентлар отрядлары үзәге штабы оештырды. Җәен шәһәр һәм авылларда ишегалларында эшләячәк лагерьларда хезмәт куярга теләк белдергән 30лап егет һәм кыз диктант язарга теләп кушылды.

Акциядә катнашучыларга текстлы бланклар таратылды. Анда алар әзер текстта төшереп калдырылган сүзләрне, хәрефләрне язарга, тыныш билгеләрен дөрес итеп куярга тиеш иде.

Эшләр акцияне оештыручыларга почта белән җибәрелә. Акция нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларның барысы да “Әйдаманнар өчен диктант”та катнашу турында электрон сертификат алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot