news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй яшьләре боулинг белән мавыга

Эшче яшьләр арасында шәһәр беренчелеге турниры үткәрелде

 (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Зәйнең “Барс” боулинг клубында эшче яшьләр арасында шәһәр беренчелеге турниры үтте. Анда оешма, предприятиеләрдән 13 команда көч сынашты. Финал ярышларында уеннар аеруча кызыклы булды. Нәтиҗәдә “Чаңгычы” балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләүче яшь тренерлар командасы җиңү, ә икенче урынны почта хезмәткәрләре, өченче урынны ГРЭС командасы яулады. Уен лидерларына яшьләр эшләре идарәсе истәлекле бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100