Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй янындагы авариядә зыян күргәннәргә әлмәтлеләр матди ярдәм күрсәтте
"БИРЛИК" Әзәрбайҗан диаспорасы аларга матди ярдәм күрсәтүне кирәк санады.
(Әлмәт, 9 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Һәлакәттән соң медсанчастька 6 кеше китерелгән иде. Бүген икесе әле һаман дәвалану курслары уза. Аларның туганнары политехникумга урнаштырылды, туклану оештырылды, дип яза җирле басма.
"БИРЛИК" Әзәрбайҗан диаспорасы аларга матди ярдәм күрсәтүне кирәк санады һәм өс киемнәре, кирәкле әйберләр бүләк итте. Оешма җитәкчесе Фикрәт Бакиров һәрвакыттагыча мохтаҗларны сөендерде. Шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина да изге эшкә үз өлешен кертте, шулай ук өс һәм аяк киемнәре бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз