news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус сәфәр алдыннан тикшерү узган

"Автовокзаллар Евразия корпорациясе" башлыгы сүзләренчә,автобус йөртүчесе бик зур тәҗрибәгә ия булган һәм компаниядә 2006 елдан эшләгән.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус йөртүчесе бик зур тәҗрибәгә ия булган һәм транспорт чарасы сәфәр алдыннан тикшерү узган һәм төзек дип танылган. Бу хакта Neoplan автобусының иясе булган "Автовокзаллар Евразия корпорациясе" генераль директоры Фәния Хәкимова хәбәр иткән, дип яза РИА Новости

"Йөртүче бик шәп. Бу "Самара-Ижау" маршрутында эшләгән безнең иң яхшы экипаж. Аларга беркайчан да шелтәләр булмады. Neoplan автобусларында бездә иң тәҗрибәле йөртүчеләр эшли. Бу йөртүче бездә 2006 елдан эшли һәм үзен яхшы яктан гына күрсәтте", - дип белдергән Хәкимова.

Аның сүзләренчә, сәфәр алдыннан автобус тикшерү узган. "Аның техник торышы бернинди шелтәләр дә тудырмады, автобус бик яхшы иде", - дип өстәгән генераль директор.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы кичә төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыды. Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15 кеше төрле җәрәхәтләр алды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100