news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй янында һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум акча түләнәчәк

Матди ярдәм күрсәтү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Зәй янындагы авариядә һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум түләнәчәк. Матди ярдәм күрсәтү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Моңа кадәр республика Президенты фаҗига белән бәйле рәвештә 2 июльне Татарстанда матәм көне дип игълан итте.

Искәртеп узабыз, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала. Шулай ук 15 кеше зыян күргән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100