news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәй янында килеп чыккан юл һәлакәтендә 21 яшьлек кызның гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге 6.45 сәгатьтә Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 42нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Зәй янында «Лада» автомобиле «ДАФ» йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге 6.45 сәгатьтә Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 42нче чакрымында килеп чыккан. «Лада» автомобиле рулендәге 21 яшьлек кыз, тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән «маңгайга-маңгай» килгән. Нәтиҗәдә, кыз шунда ук вафат булган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100