Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй янгын күзәтчелеге хезмәте бакчаларда җыелган чүпне яндырудан тыелып торуны сорый
Бакчада калдыкларны яндырырга уйлаган очракта да, моны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмыйча эшләргә кирәк.
(Зәй, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй янгын күзәтчелеге хезмәте зәйлеләрдән бакчаларда җыелган чүпне яндырудан тыелып торуны сорый. Закон нигезендә торак пунктларының гомумкуллану биләмәләрендә чүп-чар яндыру, учак ягу тыела, дип яза җирле басма.
Бакчада калдыкларны яндырырга уйлаган очракта да, моны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмыйча эшләргә кирәк: 5 метр радиустагы биләмәне тиз янучан материаллардан чистартырга, чүпне тимер мичкәгә тутырып ягарга ( аны тиз генә каплау өчен янәшәдә тиешле зурлыктагы калай булу яхшы), учак бина-каралтылардан тиешле ераклыкта булырга тиеш, запаста су һәм янгын сүндерү җиһазлары булу зарур. Чүп-чарны мичтә яндыру – иң кулай вариант. Бу очракта да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Җилле көнне чүп яндыру бөтенләй рөхсәт ителми. Учакны караучысыз калдырырга да ярамый.
Ут кулланганда тиз янучы сыекчалар, шартлый торган материаллар куллану тыела, чәнки алар янган вакытта токсинлы һәм югары токсинлы матдәләр бүлеп чыгара.Учак янып беткәч, аны туфрак белән күмәргә яисә яхшылап су сибәргә кирәк. Шушы гади генә таләпләрне үтәгән очракта, ут сезнең милкегезгә бәла-каза салмас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз