news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй укытучылары сингапурча укыту методикасын үзләштерә

4 нче мәктәп “Школа превосходства” исемен алды

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Зәй районы педагоглары сингапурча укыту алымнарының беренче этабын уңышлы куллануга кереште.

Зәйнең 4нче мәктәбендә, бу яңа укыту методикасын өйрәнү максатында, тагын ике көнлек семинар-тренинглар оештырылды. Әлеге белем йорты районда бердәнбер “Школа превосходства” исемен алды.

Семинар-тренингны Сингапурның “EDUCARE” компаниясе Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү республика программасын тормышка ашыру үзәге белән берлектә үткәрде. Укытучыларга яңа метод белән укыту үзенчәлекләрен, алдан махсус курслар үткән мәгариф идарәсенең методист-тьюторлары, “EDUCARE” компаниясе тренерлары сингапурлы Рамеш һәм Лилия Хәсәнова төшендерделәр, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot