news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй укучылары һөнәр сайлауга әзерләнә

Агымдагы уку елы дәвамында VIII сыйныфта укучы 200ләп баланы шундый экскурсияләргә җәлеп итү планлаштырылган.

(Зәй, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй мәшгульлек үзәге «PROFF навигатор»проекты кысаларында мәктәп укучыларын шәһәр предприятиеләренә алып барып экскурсияләр оештыру, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат бирүне дәвам итә. Агымдагы уку елы дәвамында VIII сыйныфта укучы 200ләп баланы шундый экскурсияләргә җәлеп итү планлаштырылган, дип яза җирле басма.

Быелгы беренче шундый очрашу 1,2нче мәктәп укучылары өчен ГРЭС һәм шикәр заводында уздырылды. Балалар электр энергиясе һәм җылылык җитештерү эшчәнлеге һәм шикәр комын әзерләп чыгаруның технологик процессын үз күзләре белән күзәтте. Соңыннан мәшгульлек үзәгендә профориентация буенча тест сорауларына җавап бирделәр, һөнәр сайлау буенча кирәкле мәгълүматларны алдылар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100