news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй укучылары мульфильм төшереп җиңү яулаган

Төркем фотоаппарат белән бүләкләнде, һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды.

Зәй укучылары мульфильм төшереп җиңү яулаган
zainsk-rt.ru

(Зәй, 8 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй үзәк китапханәсенә йөрүче укучы балалар кулы белән ясалган “Планетаны яса” мультфильмы  “Иң яхшы пластилин анимациясе” бәйгесендә җиңү яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйге “Ел укучысы-2019” проекты кысаларында узды.

Әлеге бәйге “Бәхетле мизгелләр” республика хәйрия фонды тарафыннан агымдагы ел башында игълан ителгән иде. Аның өчен эшләр 15 мартка кадәр кабул ителде.

Мультфильм өчен "Глаголица" альманахыннан бер әсәрне сайларга кирәк иде. Барысына да экология темасына багышланган 11 яшьлек Алия Богапова эше ошады. Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Чулпан Шәйхиева җитәкчелегендәге иҗат төркеме бер ай дәвамында әлеге автор әсәре буенча пластилиннан картина ясадылар.

Барлыгы 10 картина иҗат иткәннәр. Аларны фотога төшереп мультфильм әзерләгәннәр. Шулай итеп, Алсу Хәйруллина (татар гимназиясе, 4 класс), Дарья Храмова (мәктәпкәчә яшьтәге бала), Дарина Семёнова һәм Валерия Рогожникова (2нче мәктәп, 2 «в» класс) башкарган эш 1нче урын алды.

Төркем фотоаппарат белән бүләкләнде, һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot