Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй укучылары кино төшереп карады
Чарага нәтиҗә ясалып, “Цирк” һәм “Доктор Айболит” фильмнарына эпизодлар төшерү өчен артистлар сайланды.
(Зәй, 11 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Физик мөмкинлеләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында Зәйнең 9нчы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган шөгыльләр оештырылды. Мәктәпнең актлар залы 49 бала өчен кинематографик мәйданга әйләнде, дип яза җирле басма.
Кино сәнгате күпләрне үзенә тарта. Кино артистларын урамда таныйлар, алардан автограф сорыйлар. Күпләр өчен аларның тормышы матур, кызыклы тоела. Шуңамы икән, үсмер чакта малай-кызлар артист булырга хыяллана. Чара барышында балалар үзләрен актер, тавыш операторы, гример, режиссер буларак сынап карадылар.
Шөгыльләрнең беренче этабында төшерү мәйданында ике төп кеше сайланды: алар – режиссер Иван һәм режиссер ассистенты Дилбәр. Шуннан кино “төшерү” башланды, аның өчен актерларны эмоциональ яктан һәм якты итеп күренерлек итү өчен эпизодлар сайланды. Кино “төшерү” барышында кадак кагу, радикулит өянәге, ничек черкине үтерергә һәм башка бик күп эпизодларны күрергә мөмкин иде. Укучылар җил тавышын да чыгарып карадылар. Шулай ук “Телсез кино” һәм “Минем телефоным шалтырады” бәйгеләрендә дә балалар актив катнашты. Чарага нәтиҗә ясалып, “Цирк” һәм “Доктор Айболит” фильмнарына эпизодлар төшерү өчен артистлар сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз