news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй табибларын клиник үлем кичерүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр

Балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнары медицина педиатрия фәненең яңа казанышларын исәпкә алып даими камилләштерелә.

Зәй табибларын клиник үлем кичерүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Айгөл Яруллина

(Зәй, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бу көннәрдә Зәй районы Үзәк хастаханәсендә, “Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре” республика сынау проектын тормышка ашыручылар булды. Алар Зәй табибларын клиник үлем кичерүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балаларның кичектергесез халәте проблемасы педиатриянең барлык бүлекләре арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнары медицина педиатрия фәненең яңа казанышларын исәпкә алып даими камилләштерелә.

 Семинар программасына педиатриядә йөрәк-үпкә реанимациясе һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында ашыгыч ярдәм буенча киңәйтелгән чараларга өйрәтү кертелгән. Лекция материалларында балалар авырулары вакытында ярдәм күрсәтүнең төп стандартлары тәкъдим ителгән.

Проект инструкторларының берсе – республика балалар дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Игорь Закиров. Практик шөгыль өчен ул мобиль өйрәтү комплексын кулланды. Мобиль комплекс кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен ул үз эченә бала манекены-тренажерын ала. Әлеге тренажерны квалификация күтәрүче табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә эшләүчеләр генә куллана.

Семинарның беренче өлешендә анда катнашучылар йөрәк-үпкә реанимациясенең теориясен өйрәнделәр. Икенче өлешендә исә болар практикада ныгытылды. Табибларны баланың башын дөрес итеп кую, ясалма сулыш ясау, күрәк читлегенә басып хәрәкәт ясауга өйрәттеләр. Гомимиләштереп әйткәндә, балага беренче ярдәм күрсәтүнең алгоритмын төшендерделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100