news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар

Балигъ булмаганнар инспекциясе тарафыннан 16 яшьлек мәктәп укучыларының әти-әниләренә карата административ протокол төзеләчәк.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Зәй сусаклагычында өрмә матраста агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген шаһит Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә “Энергетик” бакчачылык ширкәтеннән ерак түгел ике үсмерне ярдан агым алып китүен хәбәр иткән. Яшьләр коенырга яраклы булмаган урында зурлар күзәтүеннән тыш коенганнар.

Бераз вакыттан соң Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре һәм җирле балыкчылар малайларны ярдан 600 метр ераклыкта күреп алган.

Зәй районы буенча Балигъ булмаганнар инспекциясе тарафыннан 16 яшьлек мәктәп укучыларының әти-әниләренә карата “Балигъ булмаганнарны ата-аналары яисә законлы вәкилләре тәрбияләүдә үз бурычларын үтәмәү” маддәсе буенча административ протокол төзеләчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot