news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй сусаклагычында 271 тонна балык үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

22,6 млн. сумлык зыян килгән. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Тикшерүчеләр Зәй сусаклагычында быел күпләп балык үлү факты буенча җинять эше кузгатканнар. Исегезгә төшерәбез: җәен югары температура булу сәбәпле, балык хуҗалыгының барлык балыгы - 271 тоннадан артык, үлгән һәм 22,6 млн. сумлык зыян килгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тикшерү фаразлавы буенча, 2016 елның августында Зәй районы территориясендә булган аномаль кызулык су температурасы режимының 28 градустан тан артуына китергән. Шуңа да карамастан, тикшерү трафыннан ачыкланмаган „Генерирующая компания“ ААҖ— Зәй ГРЭС филиалының җиһазларны суыту максатыннан сусаклагыч ресурсларын кулланучы урындагы кешесе тарафыннан тиешле чаралар күрелмәгән. Киресенчә, әлеге кеше күрсәтмәсе буенча өстәмә энергоблоклар кабызылган, бу исә сусаклагычтагы суның температуратурасы артуга китергән һәм кислородны критик дәрәҗәдә киметкән. Шуның нәтиҗәсендә күпләп балык үлгән», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Зәй районара Тикшерү идарәсе РФ ҖК 250 маддәсе 2нче бүлеге буенча (суның үзенчәлеге үзгәрү сәбәпле күпләп балык үлү факты) җинаять эше кузгаткан.

Исегезгә төшерәбез: балык хуҗалыгы директоры Радик Сәлахов  килгән зыянны 35 млн. сумлык дип бәяләгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot