news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй сусаклагычы яр буенда балыкчылар хатын-кыз мәетен тапкан

Фаразлар буенча, мәет су эчендә бер айлап яткан.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген сусаклагычның Зәйгә каршы ягында балыкчылар пычак җәрәхәтләре булган 20-25 яшьлек кызның үле гәүдәсенә тап булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Әлеге факт буенча “Үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Табылган кызның мәете полиэтилен капка төрелгән булган. Фаразлар буенча, мәет су эчендә бер айлап яткан.
Хәзерге вакытта мәет калдыклары экспертизага җибәрелгән. Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары алып барыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot