news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй – Сухрау автомобиль юлының аерым участогы вакытлыча ябыла

Бу чорда участокны ремонтлау планлаштырылган.

Зәй – Сухрау автомобиль юлының аерым участогы вакытлыча ябыла
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районында 20 июньнән 20 сентябрьгә кадәр Зәй — Сухрау автомобиль юлының 23 километрдан 28,6 километрга кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда участокны ремонтлау планлаштырылган.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, урап узу өчен, автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Зәй — Сухрау» трассасы буенча Болгар авылы аша яки «Чистай — Түбән Кама» трассасы буенча Кызыл Чапчак һәм Югары Чаллы юллары тәкъдим ителә.


news_right_1
news_right_2
news_bot