news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй студенты Бөтенроссия конференциясендә икенче урын алды

Конференциягә 18 эш тәкъдим ителгән иде.

(Зәй, 14 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй студенты Бөтенроссия конференциясендә икенче урын алды, дип яза район газетасы.

Зәй политехник көллияте студенты Денис Лебедев Бөтенроссия студентларының фәнни-эзләнүләр конференциясендә катнашып эретеп ябыштыручылар арасында икенче урынны алуга иреште. Эретеп ябыштыру буенча яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча Денисның үзенчәлекле эшен мәртәбәле жюри әнә шулай югары бәяләде. Конференциягә 18 эш тәкъдим ителгән иде. Алар эретеп ябыштыру эшен экономияле итү, экологик куркынычсызлык аспектларын да күз уңыннан җибәрмәүне үз эченә алган фәнни эшләр булды. Денис исә эретеп ябыштыру эшен тирән анализлаган фәнни мәгълүмат тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot