news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй студентлары отрядлары ГТО нормалары тапшырды

Алар озынлыкка сикерделәр, йөгерделәр, тартылдылар.

(Зәй, 13 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бу көннәрдә алар физкультура-спорт комплексында ГТО комплексы нормаларын тапшырдылар – озынлыкка сикерделәр, йөгерделәр, тартылдылар, пресс сыйфаты буенча һәм йөзүдә үзләрен сынадылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зәй студентлар отрядлары штабы әгъзалары җәйге сезонга әзерләнәләр. Алар төрле юнәлешләр буенча булачак студент отрядлары әгъзаларын барлаудан тыш, физик яктан чыныгу кебек мөһим факторга да игътибар бирәләр.

"Бу - безнең өчен ел саен үткәрелә торган гадәти чара. Без җәен эшкә алынганчыга кадәр физик торышыбызны тикшереп карарга булдык", - ди Зәй студентлар отрядлары штабы җитәкчесе Виктор Рыбацкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot