news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй студентлар отряды “Комиссар утын” чаллыларга тапшырды

Символик утны тапшыру чарасы һәркайда истә калырлык яшьләр чарасы буларак узачак.

(Зәй, 9 февраль,“Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй студент отрядлары әгъзалары тормышында үзенчәлекле вакыйга булды. Алар бер ай элек түбәнкамалылардан кабул итеп алган Татарстан Республикасы студент отрядлары арасындагы символик күчмә “Комиссар утын” Чаллы студентлар отрядына тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Әлеге уңайдан балалар иҗат йортында узган чарада Зәй һәм Чаллы студентлар отрядлары вәкилләре очрашып, бер-берсен яшьләр стилендәге чыгышлар белән сәламләделәр. Чарада “Россия студентлары отрядлары”ның Татарстан төбәк бүлеге идарәсе әгъзаләре Айдар Идрисов һәм Кристина Сидорова катнашты.

“Комиссар утын” тапшыру –яңа акция, ул быел гына башланды. Быелгы елны без Идеология һәм корпоротив кыйммәтләр елы дип игълан иттек. Символик ут республиканың барлык районнары аша үтәчәк һәм ул студент отрядлары әгъзаларының күңелләрендә эшкә омтылыш уятып, очкыннар кабызыр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, символик утны тапшыру чарасы һәркайда истә калырлык яшьләр чарасы буларак уза. Зәйдә ул аеруча үзенчәлекле итеп оештырылган, - диде Айдар Идрисов.

news_right_1
news_right_2
news_bot