Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Зәй шикәре" дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә беренче булып "көмеш" дәрәҗәсен алды
Ул Россиядә "TEC" системасы буенча көмеш дәрәҗәсенә күтәрелгән икенче компания, ә Татарстанда һәм дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә – беренче.
(Зәй, 19 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй шикәр заводы - Россиядә азык-төлек сәнәгатендә беренче булып "Toyota Engineering Corporation" “көмеш” дәрәҗәсе билгесен алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Предприятиенең дөньякүләм чагыштырма анализ буенча аудитны гомуми җитештерү принциплары нигезендә “ToyotaEngineering Corporation" компаниясе директоры Тосихиро Ямада үткәрде.
"Зәй шикәре" ААҖ - Россиядә "TEC" системасы буенча көмеш дәрәҗәсенә күтәрелгән икенче компания, ә Татарстанда һәм дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә – беренче. Аудит нәтиҗәләре буенча предприятиенең күрсәткече 3,89 балл булды, бу дөньякүләм корпорацияләр дәрәҗәсенә туры килә.
T-TPS системасын гамәлгә ашыру төп алты күрсәткеч буенча бәяләнде.
“Агрокөч” җәмгыяте генераль директорының “Зәй шикәре” ААҖ эшчәнлеге мәcьәләләре буенча урынбасары Антон Трошинга “Тойота Инжиниринг Корпорейшн”ның “көмеш” дәрәҗәсе билгесе тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз