Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Зәй шикәре" агрофирмасы көзге бодай суктыруны тәмамлады
Урып-җыю эшләре белән беррәттән район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дә югары темпларда бара.
(Зәй, 4 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). "Зәй шикәре" агрофирмасы районда икенчеләрдән булып көзге бодай суктыруны тәмамлады, дип яза җирле басма.
Әлеге культура агрофирма бүлекчәләрендә 3137 гектар мәйданда игелде, игенчеләр 12700 тонна икмәк суктырып алдылар, уртача уңыш гектарыннан 40,5 центнер тәшкил итте. Иң югары күрсәткеч - "Заман" бүлекчәсендә (җитәкчесе Семен Агеев, әйдәүче агроном Мөнәвир Әхмәтҗанов). Биредә көзге бодай 625 гектарда игелде, уңыш гектарыннан 49,1 центнер тәшкил итә. Иң күп ашлык суктыручы комбайчылар - Михаил Никандров (764 тонна), Олег Мелихов (629 тонна), Илья Минькин (467 тонна), Рәфыйк Хаҗиев (342 тонна).
Урып-җыю эшләре белән беррәттән район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дә югары темпларда бара. Район буенча 2000 тонна салам, 11000 тонна сенаж, 600 тонна печән әзерләнде. Шулай ук уңышы җыелган басуларны туңга сөрү дәвам итә. Бүгенге көнгә әлеге мөһим агротехник чара 2500 гектарда башкарылды. Шулай ук киләсе елга чөгендер чәчеләчәк басуларга ашлама кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз