news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй шикәр заводының элеккеге директоры 112 миллион сум акча үзләштергән дип шикләнәләр

40 яшьлек Шамил Минһаҗев тоткарланган.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда “Зәй шикәр заводы”ның элеккеге директоры Шамил Минһаҗев 112 миллион сум акча үзләштергән дип шикләнәләр. Бу турыда «Татар-информ” агентлыгына хокук саклау органындагы үз чыганагы хәбәр итте.

2016 елда Шамил Минһаҗев һәм аның җинаятьтәшләре урлау схемасы төзегәнен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Әлеге кешеләр заводта исәпкә алынмаган шикәрны урлаган. Заводка 112 миллион сумлык зыян килгән.

Шул елның декабрендә Шамил Минһаҗев урынбасарына 50 мен сум акча биргән. Урынбасар шикәр комы сату буенча ялган документлар ясарга тиеш булган.

40 яшьлек Шамил Минһаҗев “Алдан сөйләшеп, төркем белән "сатып алу” һәм “Үзләштерү яки туздыру” маддәләре буенча шикләнелә. Ир-ат тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot