Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй шикәр заводында капчыкларга штрихкодлар кую проектын эшләделәр
Зәй шикәр заводы уникаль проектны гамәлгә ашыра башлады.
(Зәй, “Татар-информ”, 24 август, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәй шикәр заводында чыгарыла торган шикәр комы капчыкларына штрихкодлар кую проектын эшләделәр, ул эшләнгән продукция күләме исәбен алуны камилләштерү максатын күз уңында тота.
Бүген продукцияне штрих-код белән маркировкалау җитештерү урынында гамәлгә ашырыла башлады инде. Бу процесс махсус исәпләү аппараты белән эшләнеп, предприятиенең исәп системасында, яңа әзер продукция чыгарылуында чагыла.
- Һәр капчык шикәр комын штрихкодлау системасын куллану – уникаль проект. Россиядәге шикәр заводлары арасында мондый система әле беренчеләрдән булып кертелә. Компьютер белән берлектә штрих код куллану ассортимент һәм сан буенча продукция кабул итүдә процессны максималь дәрәҗәдә оптимизацияли. Моның өстенә, штрихкодлаштыру товар турындагы мәгълүматны электрон элемтә аша оператив җибәрүне дә тәэмин итә. Бу предприятиенең технологик үсешендә зур адым булып тора, - ди “Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Антон Трошин.
Шикәр заводы бүген яңа җитештерү сезонына тулысынча әзер. Быел заводка яңа жом пресслау техникасы алып урнаштырылды, чөгендерне төяү, бушату БУМ-68Э363-К җайланмасы алынды, җиһазларны яңарту, төзекләндерү башкарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз