news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шикәр заводына яңа җиһаз урнаштырыла

Яңа җиһаз үзен акласа, алдагы елларда тагын шундый җиһаз куярга исәп юк түгел, ди завод директоры.

(Зәй, 27 май, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй район башлыгы Разиф Кәримов оешма-предприятиеләрдә булып, хезмәт коллективлары белән очраша, аларда барган төзү-төзекләндерү эшләре, җитештерүчәнлек белән таныша. Узган атнада ул “Зәй шикәре” ААҖендә булып, анда барган төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре белән якыннан танышты. Аны заводның генераль директоры Сергей Трошин белән аның урынбасары Александр Цветков озатып йөрде, дип яза район газетасы сайты.

Завод буйлап сәяхәт аның кагат кырларыннан башланды. Без Каф тауларыдай өелгән чөгендер көшелләре күрергә өйрәнгән журналистлар биредә колач җитмәстәй торбалар, металл-конструкцияләр, төзелеш материаллары, техникаларына бераз гаҗәпләнеп карап тордык. Биредә бүгенге көндә чөгендер бушату (буртоукладчик) һәм чөгендер агызу (гидротранспортер) җайланмалары урнаштырыла. Чөгендер бушату җайланмасы чималны бушатып кына калмый, аны урнаштырачак та. Элекке шундый җайланмалар 65 тонна чөгендер бушатса, яңасы исә 400 тонна чимал бушатып, урнаштыру үзлегенә ия. Яңа җиһаз үзен акласа, алдагы елларда тагын шундый җиһаз куярга исәп юк түгел, ди завод директоры.

Әлеге җиһазны үзе җитештергән Ульян заводы эшчеләре Курск шәһәреннән булган подрядчы оешма белән берлектә урнаштыра. Биредә агымдагы елда да чөгендерне туңдырып саклаучы тагын бер комплекс урнаштырылачак. Шул рәвешле, кагат кырында кызу эш кайный: җитештерү арткан саен югары нәтиҗә бирә торган җиһазлар куллану таләп ителә.

Предприятиедә чираттагы төзелеп килүче объект - бетоннар белән әйләндереп алынган юынтык су җыела торган (радиальный отстойник) урын. Әлеге бер ел төзелүче яңа объект Разиф Кәримов игътибарын аеруча җәлеп итте. Бетоннар белән әйләндереп алынган 2, 5 мең кубометр биләгән биниһая зур чокырда техникалар һәм төзүчеләр өстәгеләргә кечкенә генә булып күренә. Әлеге объект әзер булгач, чөгендер юылган су бирегә агып төшеп торачак һәм махсус фильтр җиһазы аша узып, кире чөгендер юу өчен куылачак. Кыскасы, чимал юылган су беркая агызылмыйча, шулай әйләнеш ясап торачак. Бу - әйләнә-тирә, экологияне саклау өчен отышлы юл. Аның янәшәсендә суыткыч-күл ясала яки элеккесе яңартылып, үзгәртелә. Заводның эш процесында барлыкка килгән кайнар су бирегә озатылып суытыла. Разиф Галиевич предприятиедә барган үзгәртеп корулар һәм төзелеш эшләреннән канәгать калып, алга таба да шул эш темпын саклагыз, диде. Предприятие быелгы шикәр кайнату сезонын да әнә шундый зур үзгәрешләр белән каршыларга планлаштыра.

-Үзгәртеп корулар, төзелешләргә 300 миллион сумнан артык инвестиция җәлеп ителә, - ди Александр Цветков журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Агымдагы елда Зәй районы басу-кырларына 10, 4 мең гектар мәйданда чөгендер игелде, татлы тамыр тишелеше яхшы, хәзер аны чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү бара. Вакытында җылысы, яңгыры булып, быел да рекордлы уңыш алырга язсын.

Аңа кадәр завод хезмәтчәннәре агымдагы елның июнь ае ахырында предприятенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Кара җирдән ак шикәр ясаучыларның кинәнеп бәйрәм итәрлекләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100