Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй шикәр заводы коллективы бүләкләнде
Зәй заводы Россиядә беренче булып бронза кубок алды.
(Зәй, 10 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Бүген “Зәй шикәре” заводы директоры Шамил Минһаҗев һәм предприятие коллективы тантаналы шартларда сакчыл җитештерү өлкәсендә дөнья күләм танылган Япония белгече, озак еллар “Тойота” корпорациясе фәнни институтында эшләүче Тосихиро Ямада кулыннан зур бүләк алды, дип яза районның “Зәй офыклары” газетасы.
Тантаналы чарада “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Разиф Кәримов, республиканың шикәр чөгендере үстерү, эшкәртү тармагы буенча эшләүче районнары җитәкчеләре, предприятиеләре вәкилләре катнашты. Билгеле булганча, “Зәй шикәре” сак җитештерү ысулын отышлы кулланылышка керткән өчен “Тойота” ның бронза кубогын алуга иреште.
- Әлеге мәртәбәле бронза кубокка әле Россиядә дүрт кенә предприятие ия, шуның берсе сез, Татарстанда исә сез бердәнбер. Ә инде азык җитештерү предприятиеләре арасында “Зәй шикәре” Россиядә беренче булып бронза кубок алды. Хәзер иң мөһиме ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә йөз тотарга кирәк. Әлегә дөньяда бер генә предприятие дә “Тойота”ның көмеш кубогын алмады, аны беренчеләрдән булып “Зәй шикәре” АҖ алуын телим, - дип мөрәҗәгать итте коллективка Тосихиро Ямада.
Соңгы өч елда шикәр заводы сакчыл җитештерү программасы буенча эшләп 90 миллионнан артык файда эшләгән. Гомумән завод агымдагы елда тәүлегенә 7500 тоннадан артык татлы тамыр эшкәртүгә иреште, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз