Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй шикәр заводы быел 154 мең тонна шикәр комы җитештерергә планлаштыра
“Зәй шикәре” Россиядә иң эре шикәр җитештерүче оешмаларның берсе булып тора.
(Зәй, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй шикәр заводында быел 1100 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртеп, 154 мең тонна шикәр комы, 36 мең меласса патокасы һәм 46 мең гранулаштырылган чөгендер түбе алырга планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татлы тамырны заводка ташуда 200 йөк машинасы җәлеп ителгән. Алар көн саен кагат кырына 6 меңәр тонна чимал ташый. 648418 тонна чөгендер эшкәртелеп, аннан 100120 тонна шикәр комы, 19708 тонна меласса, 29080 тонна гранулаштырылган чөгендер түбе әзерләнгән.
“Зәй шикәре” Россиядә иң эре шикәр җитештерүче оешмаларның берсе булып тора. 1966 елда ул тәүлегенә 1,5 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә исәпләнеп ачылса, бүген аның тәүлеклек куәте 8000 тонна чимал эшкәртүгә сәләтле, җитештерелгән продукция тәүлегенә 1200 тоннадан артып китә.
Әлеге күрсәткечләр буенча Зәй заводы - Россиядә иң яхшы шикәр эшкәртү оешмалары бишлегендә. 2018 елда “Зәй шикәре” ААҖ дә актив вентиляция мәйданчыгы яхшыртылды, чөгендер түбен пресслау линиясе яңартылды, казаннарның автоматлаштыру системасы алыштырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз