news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шикәр заводы бу сезонда 1100 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә планлаштыра

“Зәй шикәре” ААҖ яңа шикәр комы җитештерү сезонын ачып җибәрде.

(Зәй, 30 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары" , Энҗе Әгъләмова). “Зәй шикәре” ААҖ яңа шикәр комы җитештерү сезонын ачып җибәрде. Илдәге биш эре шикәр җитештерү предприятиесенең берсе булган завод бу сезонда 1100 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә планлаштыра, дип яза җирле басма.

154 мең тоннадан артык шикәр комы, 46 мең тонна чөгендер патокасы (патоки-мелассы) һәм 36 мең тонна гранулаштырылган жом җитештерү күздә тотыла. Мәгълүм булганча, узган 2017 елда шикәр заводы 4,8 миллиард сум табыш алган иде, быел бу күрсәткечне 5 процентка арттыру ниятләнә.

- Җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында 2018 елда да заводны модернизацияләү эше туктап тормады, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшырту өчен яңа инновацион эш алымнары гамәлгә кертелә. Без шикәр кайнату сезонын 2019 елның гыйнвар азагында төгәлләргә исәп тотабыз, - ди заводның генераль директоры Антон Трошин.

Шикәр заводы 2018 елда әлеге тармакта беренчеләрдән булып чыгарыла торган шикәр комы капчыкларына штрих-кодлар кую проектын тормышка ашыра, ул эшләнгән продукция күләме исәбен алуны камилләштерү максатын күз уңында тота. Бу система складтагы запаслар күләмен контрольдә тоту, шулай ук продукцияне сату этапларын исәптә тотуны күпкә җиңеләйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100