news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй шикәр заводы 700 мең тоннадан артык татлы тамыразык кабул иткән

Биредә тәүлегенә 8 мең тонна чөгендер эшкәртелә.

Зәй шикәр заводы 700 мең тоннадан артык татлы тамыразык кабул иткән
http://zainsk-rt.ru/

(Зәй, 23 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районында татлы тамыразыкны шикәр заводы кагат кырына ташу эше дәвам итә. 23 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Зәй шикәр заводына 741219 тонна татлы тамыразык кабул иткән, шуның 249753 тоннасын район агрофирмаларыннан ташыганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә тәүлегенә 8 мең тонна чөгендер эшкәртелә. Завод тарафыннан 526595 тонна чимал эшкәртелеп, 79475 тонна шикәр комы алынган. Шикәрлелек 19,2 процент тәшкил итә.

Предприятие кагат кырына чимал Зәй, Сарман, Тукай, Минзәлә, Түбән Кама агрофирмаларыннан китерелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot