Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй шикәр заводы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте
Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды.
(Зәй, 10 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары" ). Зәй шикәр заводы бу көннәрдә 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Узган гасырның 60нчы елларында Татарстанда шикәр җитештерү буенча өченче предприятие булып төзелә ул. Предприятие белән Абдул Гайнетдинов җитәкчелек итә, дип яза район газетасы.
Әлеге уңайдан Чаллының “Энергетик” Мәдәният сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хаҗипов, инвестор, “АгроКөч-Төркем”, район һәм предприятие җитәкчелеге, кунаклар катнашында зурлап бәйрәм оештырылды. Шикәр кайнатучылар һәм чөгендер игүчеләр белән зал тулы иде, ветераннар урыны исә түрдән булды. Ришат Хаҗипов, инвестор Илшат Фәрдиев, район башлыгы Разиф Кәримов, Антон Трошин, “Сак җитештерү” буенча «Тойота» автогиганты фәнни бүлеге консультанты Тосихиро Ямадо, республика шикәр заводлары директорлары һ.б.лар шикәр кайнатучыларны предприятиенең юбилее белән котладылар. Тантанада юбилей уңаеннан “Зәй шикәре” АҖенә ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хатлары, әлеге тармакта озак еллар, нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә хөкүмәтнең югары бүләкләре, “Россиянең шикәр кайнату сәнәгате мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгеләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгы, “Зәй шикәре” АҖ Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ветераннар һәм хезмәт династияләре сәхнә түренә чакырылып, мәртәбәле бүләкләр алды. Республиканың танылган артистлары, «Агыйдел» дәүләт бию ансамбле чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлек өстәде. Алар арасында якташыбыз Айдар Сөләйманов та бар иде.
Алда - яңа шикәр кайнату сезоны. Предприятие җитәкчелеге әйтүенчә, агымдагы эш сезонында шикәр кайнатучылар 1 миллион 400 мең тонна чимал кабул итеп, 157 мең тонна шикәр комы җитештерергә планлаштыра, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз