news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәй шикәр заводы 31 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерде

Завод 403 мең 991 тонна чимал китерде

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Зәй шикәр заводы кагат кырына 403 мең 991 тонна чимал китерде. Татлы тамырның 233 мең 519 тоннасы эшкәртелеп, 31 мең 473 тонна шикәр комы җитештерелде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ташылган, эшкәртелгән чимал, җитештерелгән шикәр комы да шактыйга күп, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100