news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шәһәре суды 20 яшьлек ир-егетенә карата хөкем карары чыгарган

Ул 100 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

(Зәй, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды 20 яшьлек ир-егетенә карата хөкем карары чыгарган. Ул хезмәт вазифаларын башкаручы хакимият вәкилләренә карата каршылык күрсәтүдә гаепләнә, дип яза җирле басма.

Быелның 25 июлендә төнге сәгать унберләр тирәсендә Нариманов урамында район эчке эшләр бүлегенең өч хезмәткәре әле исерек хәлдә бер ир-ат һәм хатын-кызны тоткарлый. Полиция хезмәткәрләрләре аларны исереклек буенча медицина тикшерүе узу өчен үзәк дәваханәнең кабул итү бүлегенә алып килә. Әмма ир-егет, медицина тикшерүеннән баш тартып, кабул итү бүлеге тәрәзәсеннән чыгып кача. Полицейскийларның берсе аны куа чыга һәм дәваханә биләмәсендә тота. Качучы ир-егет һәм ниндидер билгесез кешеләр белән берлектә полиция хезмәткәренә каршылык күрсәтә, көч куллана, аның биленә тибә. Билгесез кешеләрнең берсе полицейскийга ташлана. Берничә мәртәбә аның башына, күзенә суга. Җинаять эшен тикшерү барышында ир-ат гаебен таный.

Ул 100 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100